Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ата-аналары балаларның җәйге ялын ничек бәяли?

Балалар тукланудан, төрле чаралардан канәгать.

Татарстанның кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская җитәкчелегендәге команда Чаллының мәктәп һәм шәһәр яны лагерьләрендә булды. Ревизорлар «Росинка», «Солнечный» һәм  «Крылатый» лагерьләрендә балаларның җәйге ялын оештыруны тикшерделәр.

«Мәгариф идарәсе хезмәткәрләре белән бергә яшәү шартларын, санитар-гигиена таләпләрен, туклану режимын тикшердек. Балалар тукланудан, төрле чаралардан канәгать, – ди кеше хокукларын яклау буенча иҗтимагый ярдәмче Ольга Силаичева. – Корпусларның торышы да канәгатьләнерлек.

Дөрес, кайбер урыннарда үләннәрнең чабылмавы күзгә чалынды. Тулаем алганда, җитди кимчелекләр юк. Балалар рәхәтләнеп ял итә. Ата-аналардан да шикаятьләр булмады. Мәктәп яны лагерьләре дә уңышлы эшли. Биредә балалар белән эшләүнең төрле формаларын кулланалар. Куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлә. Диварларны буяу буенча җитешсезлекләр бар. Мәктәпләрне яңа уку елына кабул иткәндә кимчелекләрнең барысы да бетерелер».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев