Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы - дуслар каласы

18 февральдә үзәкләштерелгән китапханәләр челтәрендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында “Чаллы – дуслар каласы” төбәк халыкларының милли мәдәниятләре, әдәбиятлары фестивале узачак.

Анда Чаллыда яшәүче төрле милләт вәкилләре катнашачак. Алар өчен төрле мәйданчыклар эшләячәк. Фестиваль кысаларында милли җәмгыятьләрнең, фольклор коллективларының чыгышлары, язучылар белән иҗади очрашулар, шигырь укулар планлаштырылган.
Тамашачылар йолалар һәм гореф-гадәтләр тарихына сәяхәт кылачаклар, халык уен коралларының яңгыравы белән танышачаклар, шулай ук музыка сөючеләр үзләренең музыкаль сәләтләрен тикшерәчәк. Халык һөнәрчелеге күргәзмәсе дә оештырылачак, һәр теләгән кеше пыялада бизәү һәм милли курчаклар ясау буенча мастер-классларда катнаша алачак. “Фестиваль, елның истәлекле вакыйгасы булачак, анда Идел буе халыкларының китаплары гаҗәеп дөньясына чумарга һәм төрле халыкларның аш-суыннан авыз итәргә мөмкин булачак”, - диләр чараны оештыручылар.
Ринара Имамова - опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе
Шушы көннәрдә башкарма комитетның опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы вазыйфасына яңа җитәкче билгеләнде. Ринара Имамова хезмәт эшчәнлеген 2010 елда 43 нче мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып башлаган. Шулай ук 34 нче мәктәптә укытучы, укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән. Әлеге вазыйфага билгеләнгәнче мәгариф идарәсендә гомуми белем бирү бүлегенең баш белгече булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев