Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы егете беренчеләрдән булып «Тантана» премиясе алды

Быел ТР Мәдәният министрлыгының «Тантана» премиясенә республиканың 25 коллективыннан артистлар дәгъва кылды. Комиссия алар арасыннан 42 номинантны финалга чыгарды. 17 номинациядә җиңүчеләр игълан ителде.

Беренчеләрдән булып премияне Чаллыда туып-үскән, Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдинов алды. Ул «Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклендәге Хәзрәт һәм Батюшка рольләре  белән җиңде.  «Әлеге премияне үз шәһәремдә Чаллыда алуым бик символик мәгънәгә ия. Мин иң яхшы татар режиссеры куйган спектакльдә уйнадым», – диде Динар Хөснетдинов сәхнәдән. Ул Әлмәт театры белән Фәридә Исмәгыйлева җитәкчелек иткәндә Әлмәт театрында эшләячәген әйтте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев