Чаллы эшмәкәре 127 тапкыр мәчет төзелешенә акча биргән
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәре 127 тапкыр мәчет төзелешенә акча биргән

Мәчет төзелешенә ярдәм итүне намус кушуы дип саный.

Чаллы эшмәкәре «Җәмигъ» мәчете төзелешенә атна саен финанс ярдәм итә. Ул атна саен фондка 20 мең яисә 50 мең сум акча бирә.  Ренат исемле ир фамилиясен әйтми, ди. Олы җанлы эшмәкәр төзелеп килә торган мәчеткә 127 тапкыр килеп, барлыгы 4 млн сум акча биргән. Әлеге ир-егет кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Табышы күп булмаса да ул төзелешкә ярдәм итүне үзенең бурычы дип саный һәм киләчәктә дә бу эшне дәвам итәргә җыена.

Фото Челныбиздан алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


төзелеш дин иман

Нет комментариев