Чаллы гаиләләренә 31 мартка кадәр гариза тапшырырга кирәк
31 марттан соң бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гариза бирү мөмкинлеге булмаячак.
31 марттан соң бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гариза бирү мөмкинлеге булмаячак. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки шәхсән Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә тапшырырга мөмкин. Искәртеп узабыз, Президент Указы нигезендә, бер тапкыр бирелә торган түләү 7 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына, уллыкка алучыларына, опекуннарына һәм попечительләренә бирелә һәм гаиләдә һәр балага 5 мең сум тәшкил итә. 2020 елда 3 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләү яки 3 тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү алган барлык гаиләләргә Пенсия фонды декабрьдә өстәмә түләүне автомат рәвештә күчерде.
Фото ачык чыганаклардан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев