Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы гаиләсе торак өчен түләүсез субсидия алды

Чаллы шәһәрендә яшәүче Шәрәфетдиновлар гаиләсе юбилейлы – алар Татарстан Республикасының торак шартларын яхшырту өчен бушлай субсидия алучы 8000 нче яшь гаилә.

2006 елдан башлап яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча федераль чараны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасының 38 муниципаль берәмлегеннән 7991 яшь гаилә түләүсез субсидия алды.

2022 елда Татарстан Республикасының 22 муниципаль берәмлегеннән 50 яшь гаилә 67,8 млн сум күләмендә (шул исәптән 17,8 млн сум федераль бюджеттан) субсидия алачак.

Илгиз һәм Рания Шәрәфетдиновлар 2020 ел ахырында субсидия алу өчен чиратка басканнар, һәм 2021 елның февралендә конкурс буенча узганнар инде. Алар программага кергәндә, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, хәзер гаиләдә өч бала үсә: Эмилия, Ралина, Илина. «Әлеге программа турында барлык танышларга да сөйлим һәм чират тизрәк барсын өчен өч бала табарга кирәк дип әйтәм», - дип уртаклашты Рания.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев