Чаллы галиме хөрмәтенә мемориал такта куелды
Владимир Ермаков Кама буе төбәгендә, Чаллы һәм Кама аръягында тарих һәм эшмәкәрлек тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән.
КФУның Чаллы инстиутының төп бинасында икътисадый теория һәм икътисад сәясәте, тарих фәннәре докторы, Кама буеның танылган галиме Владимир Ермаков истәлегенә мемориал такта ачу тантанасы булды.
“Түбән Кама” туган якны өйрәнү клубы галимнең исемен мәңгеләштерү тәкъдиме белән чыккан иде. Владимир Ермаков Кама буе төбәгендә, Чаллы һәм Кама аръягында тарих һәм эшмәкәрлек тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән. Ул моннан 3 ел элек, 57 яшендә вафат булды. Уку йортының төп бинасында КамПИның беренче ректоры Владимир Саламашкинга мемориал такта куелган иде. Бу бу вазифада 1980-1985 елларда эшләде. 2007 елда 69 яшендә вафат булды. Уку йортының әлеге гамәленнән башка тармакларда эшләүчеләр дә үрнәк алып, халыкбызга намуслы хезмәт итүчеләрнең исемнәрен мәңгеләштерсеннәр иде.
фото - http://chelny-izvest.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев