Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы казаклары Донбасска китте

Украинадага махсус операциядә Бөтенроссия казак гаскәреннән 1400ләп кеше катнаша. Ирекле рәвештә хәрби бурычларын үтәүчеләр арасында Боровецк хуторы казаклары да бар. Алар төрле частьләрдә хезмәт итә.

«Махсус операциядә катнашу өчен март аенда ирекле казаклардан беренче батальон оешкан иде. Хәзерге вакытта Донбассны азат итү өчен икенче батальон китте. Якын арада өченчесе дә тупланачак», – дип хәбәр итә ВсКОның матбугат хезмәте. 

Меңнән артык кеше ирекле рәвештә дәүләт чиген, социаль һәм башка мөһим обектларны саклый, вакытлыча яшәү урыннарында мәҗбүри күченүчеләрнең  куркынычсызлыгын тәэмин итә. Гуманитар ярдәмне бушатуда һәр көнне 500дән артык казак волонтеры катнаша. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X