Чаллы халкы Россия президентына сорау бирә алачак
7 июньдә Россия президенты Владимир Путин белән «туры элемтә» узачак.
Россия халкы сорау белән генә түгел, тәкъдимнәр белән дә мөрәҗәгать итә алачак. Быел президент белән «туры элемтә» яңа форматта оештырылган - аралашу конференц-элемтә форматында барачак. Аның аша Владимир Путин барлык төбәкләрнең җитәкчеләре белән элемтәгә керә ала.
Чаллылылар үз сорауларын 7 июнь көнне 8-800-200-40-40 телефоны аша бирә алачак. Шулай ук 04040 номерына сорауларны СМС яки ММС хәбәр аша да юлларга мөмкин. Шалтырату һәм СМСлар бушлай.
Сорауларны әлеге сайтта moskva-putinu.ru. “Минем сорау” бүлегенә кереп калдырырга да була. «Туры элемтә»нең «ВКонтакте» «Одноклассники»социаль челтәрләрендә дә рәсми төркемнәре бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев