Яңалыклар тасмасы

Артист Чулпан Арсланованың гаилә дусты вафат булды

Ул диңгезгә кергәч аңын югалта.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Чулпан Арсланова гаиләсенә авыр кайгы килгән.

«Гаилә дустыбыз Гөлназ Төркиягә ялга барган җиреннән вафат булды. Диңгезгә кергәч аңын югалткан һәм комага киткән, 20 көннән соң мәңгелеккә күзләрен йомды. Бик матур, үрнәк гаилә иде. Ире Руслан елый да елый, дарулар белән генә тора», – диде Чулпан әлеге  фаҗигале хәл турында.

Гөлназның җәсәден бүген Чаллыга кайтаралар.

Мәрхүмә белән хушлашу 26 августта «Тәүбә» мәчете янында була.

Гөлназның әти-әнисе, гаиләсенә, баласына Аллаһы Тәгалә сабырлык һәм көч бирсен.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


кайгылы хәбәр югалту Чулпан арсланова

Нет комментариев