Бу хакта Чаллы мэры хәбәр итте.
Чаллының – 400, автогигантта беренче йөк машинасы чыгуга 50 ел тулу уңаеннан оештырылган бәйрәмгә 80 мең шәһәрдәшебез һәм кунаклар килгән.
Бу хакта хакимияттә узган киңәшмәдә Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте. Әлеге санны тикшерү пунктларындагы счетчиклар күрсәткән.
Исегезгә төшерәбез, бәйрәм 21 августта Мәйданда узды. Наил Мәһдиев әйтүенчә, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тантаналарга югары бәя биргән.
Юбилей чаралары тәмамланмады, алар 31 декабрьгә кадәр дәвам итә.
Тамашачылар алдында шәһәрнең иҗат коллективлары, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, Россия эстрадасы җырчысы Сергей Лазарев чыгыш ясады. Лазер шоу һәм салют та тамшачылар күңеленә хуш килде.
Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды.
Нет комментариев