Бу юлы 30 тоннадан артык гуманитар йөк җибәрелде.
Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына 30 тоннадан артык шефлык ярдәме озатылды. Бу ел башыннан бишенче, ә махсус хәрби операция башланганнан бирле 55нче гуманитар йөк булды.
Ярдәмне шәһәр эшмәкәрләре, депутатлар һәм активистлар җыйган. Алар арасында Сергей Рачков, Рөстәм Гараев, Денис Стульников, Денис Васьков, Сергей Акульчев, Михаил Левашов, Азат Гобәйдуллин һәм «Мәдинә һәм аның командасы» инициатив төркеме бар.
Йөк составына төзелеш материаллары һәм кирәкле җиһазлар кертелгән.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерде. Ул, бәйрәмнәр булуга карамастан, алгы сызыктагы якташлар турында һәрвакыт истә тотарга кирәклеген билгеләп үтте.
Фотолар шәһәр мэрының «Вконтакте» битеннән алынды.
Нет комментариев