Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры: «Инвесторлар сәнәгать һәм мәдәният өчен проектлар тәкъдим итте»

Узган атнада инвестиция проектларын карау буенча шәһәр комиссиясе утырышы булды.

Хакимияттә узган киңәшмәдә Чаллы мэры Наил Мәһдиев инвесторларның шәһәргә кызыклы һәм кирәкле проектлар тәкъдим итүен билгеләп үтте. 

«Узган атнада инвестиция проектлары шәһәр комиссяисендә каралды. Җитештреү, социаль-мәдәни өлкәгә кагылышлы проектлар бар. Катлаулы вакытта без бу проектларга игътибарлы булырга тиешбез», – диде ул. – Шәһәргә өстәмә эш урыннары, яңа компетенцияләр, шәһәр бюджетына өстәмә керем чыганаклары кирәк».

Фото: мәгълүмати сәясәт идарәсеннән алынды
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


инвестиция

Нет комментариев