Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкы ярларны чистарту буенча «Россия суы» Бөтенроссия акциясендә катнашты

Чаллыда сулыклар ярларын чүп-чардан чистарту буенча «Россия суы» бөтенроссия акциясе үткәрелде. Ул «Экология» милли проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының бер өлеше.

Чаллылылар Кама елгасының яр буе зонасын чүп-чардан чистарттылар. Экологик акциядә якынча 45 кеше катнашты. Алар - волонтерлар һәм шәһәрнең битараф булмаган халкы, гаиләләре белән килүчеләр дә булды.
«Россия суы» акциясендә катнашучылар барлыгы 150 капчыктан артык чүп-чар җыйдылар. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, чүп-чарны шулай ук аерып җыйдылар.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр