Чаллы халкын Элеватор тавында узачак Сабантуйга чакыралар
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкын Элеватор тавында узачак Сабантуйга чакыралар

21 июнь көнне «Энергетик» мәдәният сарае хезмәткәрләре шәһәр халкын Элеватор тавында 17.00 сәгатьтән 19.30 га кадәр узачак Сабантуй бәйрәменә чакыралар. Чарага килүчеләрне төрле кызыклы программа, кунаклар чыгышы һәм башкалар көтә.

"Кызыл тау" мәйданында артистларның җырлары яңгыраячак, «Земляничка» балалар театры, «Ритм» бию студиясе һәм «Замана» вокаль ансамблендә шөгыльләнүчеләр үзләренең чыгышлары белән бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрәчәк. Программада  мәдәни чаралардан тыш, интерактив уеннар, спорт ярышлары да каралган. 

 

http://nabchelny.ru/news/32438

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев