Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызларын «Сабантуй гүзәле - 2022» шәһәр конкурсына катнашырга чакыралар

Чаллыда «Сабантуй гүзәле - 2022» бәйгесенә гаризалар кабул итә башладылар.

Дәрәҗәле бәйгедә татар телендә иркен аралашучы 16-25 яшьлек кызлар катнаша ала. Гаризалар 27 апрельгә кадәр kzl.tau@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Сайлап алу туры 28 апрельдә 17:30 сәгатьтә "Кызыл тау" мәдәният үзәгендә узачак.

Исегезгә төшерәбез, узган ел җиңүче таҗына 30нчы мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Роза Әмирова лаек булган иде.

«Сабантуй гүзәле» бәйгесе үз тарихын 1993 елдан башлый. Аның төп максаты – татар телен, йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм популярлаштыру. 26 ел дәвамында бәйгедә 1000нән артык кыз катнашты, бу вакыт эчендә чарада татар эстрадасының күп кенә йолдызлары, Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары башлыклары, Ерак һәм Якын чит ил вәкилләре, Шәһәр Советы һәм РФ һәм ТР Дәүләт Думасы депутатлары кунак булдылар.

Белешмәләр өчен телефон: 8-953-406-15-77 (Айсылу Илгизәр кызы). 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев