Чаллы халкының өчтән бере тавыш бирде
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкының өчтән бере тавыш бирде

Барлыгы шәһәрдә 396 мең 267 кеше сайлау хокукына ия.

Чаллы халкының өчтән бере сайлауларның беренче көнендә үк үз гражданлык бурычын үтәде. 17 сентябрьдә автокалада 136 мең кеше тавыш бирде. Барлыгы шәһәрдә 396 мең 267 кеше сайлау хокукына ия. Исегезгә төшереп үтәбез, Чаллыда участоклар иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшли. Сайлаулар тагын ике көн,  ягъни бүген һәм иртәгә дәвам итәчәк.

Фотода: Чаллының "Орион" яшьләр үзәге белгече Хәмидә Хисмәтуллина

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сайлау2021

Нет комментариев