Чаллы халык санын алуга әзерләнә
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халык санын алуга әзерләнә

2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу бу елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак.

Беренче тапкыр ул күп каналлы форматта - Россиядә яшәүче һәр кеше үзен һәм үз гаиләсен дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә, күп функцияле үзәкләрдә яки стационар исәпкә алу участокларында узып була. Традицион формат шулай ук сакланачак - йортлар буенча исәпкә алучылар йөриячәк.
24 сентябрьдән 14 ноябрьгә кадәр 9:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр 8 (800) 707-20-20 номеры буенча кайнар линия эшләячәк.
Моннан тыш, шәһәрнең гомуми белем бирү мәктәпләрендә өч комплект материал буенча сыйныф сәгатьләре үткәрү планлаштырыла: 1-4 сыйныфлар, 5-8 сыйныфлар, 9-11 сыйныфлар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


перепись населения халык санын алу

Нет комментариев