Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы китапханәсе – грант конкурсы җиңүчесе

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 14 нче китапханә филиалы – «Скрайбинг в библиотеке «Оживи книгу» проекты белән Президентның Мәдәни инициативалар фондының беренче грант конкурсында җиңүче булды.

Проект китапханә хезмәтенең инновацион формаларын кулланып, күрү сәләте бозылган балаларны адаптацияләү һәм социальләштерү, тулы кыйммәтле мәдәни ял һәм социаль партнерлыкны оештыру проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән.

14 нче китапханәдә «Оранжевый квадрат» әдәби-иҗат клубы кысаларында күрү сәләте бозылган балалар сәламәт балалар белән бергә китаплар белән танышачаклар, арт-терапия алымнарын һәм скрайбинг технологияләрен кулланып укылган әсәрләр буенча видеороликлар ясарга өйрәнәчәкләр. Проектның партнерыннан – Яр Чаллы дәүләт курчак театры тарафыннан спектакль күрсәтеләчәк.

«Скрайбинг в библиотеке «Оживи книгу» проектын тормышка ашыру өчен Мәдәни инициативалар фонды 370 436 сум күләмендә грант бүлеп бирәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев