Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы өченче тапкыр "Яңа исемнәр" фонды стипендианты булды

«Яңа исемнәр» Фонды стипендиатларының II Бөтенроссия конкурсы тәмамланды.

Конкурста катнашуга гаризалар Россиянең 26 төбәгеннән килгән булган. Фондка барысы бергә 168 стипендиаты теркәлгән.

Чаллының 1нче балалар сәнгать мәктәбе укучысы Алиса Демакова "Халык инструментлары. Думбра" номинациясендә җиңүче булды. Әйтергә кирәк, Алиса өченче ел рәттән абруйлы фондның стипендиаты булып тора.

Конкурс нәтиҗәләре буенча лауреат исемен яулаган яшь талантлар Фондның Стипендиаты исемен раслыйлар һәм Суздаль шәһәрендә уздырылачак Халыкара җәйге иҗат мәктәбенә юллама белән бүләкләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев