Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы һәм Кытайның Ляочэн шәһәре хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр

Чаллы һәм Кытайның Шаньдун провинциясенең Ляочэн шәһәре хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Имзалау тантанасы онлайн-форматта видеоконференция режимында узды. Документка шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Кытай Халык Республикасының Шаньдун провинциясенең Ляочэн шәһәре мэры Ли Чанпин кул куйды.
Яклар килешү икътисад, сәүдә, фән һәм технологияләр, мәдәният, мәгариф, спорт, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрдә шәһәрләр арасындагы мөнәсәбәтләрне киңәйтәчәгенә ышаныч белдерделәр.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер билгеләп үткәнчә, Татарстанда Кытай белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә һәм саклауга аеруча игътибар белән карыйлар.
«Татарстан Республикасының Кытай Халык Республикасының төрле провинцияләре белән күп кенә багланышлары бар – 2008 елдан башлап Хунань, Сычуань, Аньха, Хэйлунцзян, Чжэцзян, Чунцин шәһәрләре белән килешүләр имзаланды. Быел без Татарстан Республикасы һәм Сычуань провинциясе арасында кардәшлек мөнәсәбәтләрен урнаштыру турындагы килешүгә кул куелуның 5 еллыгын бәйрәм итәбез, Татарстан Республикасы Президенты катнашында форум уздыру, киләсе ел башында Чэнду шәһәрендә республиканың күргәзмә залын ачу планлаштырыла. Шаньдун провинциясенең Ляочэн шәһәре һәм Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәре белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру безнең республика алдында Кытай Халык Республикасы белән төрле яктан хезмәттәшлек итү өчен яңа мөмкинлекләр ача», - дип хәбәр итте ул. 
Конференция барышында билгеләп үтелгәнчә, Россиядә беренче Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе Яр Чаллы шәһәрендә ачылды, һәм нәкъ менә безнең шәһәр халыкара партнерлар белән эшләү буенча зур тәҗрибәгә ия. Салым преференцияләре режимы, урнашу өчен отышлы мәйданчыклар теләсә нинди инвестицион проектларны тизләтелгән үстерү өчен уңайлы шартлар булдырырга мөмкинлек бирә.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, документка кул куйганчы, Кытай һәм Россияне озак елларга дуслык җепләре бәйли дип билгеләде.
«Әлеге ныклы нигезгә таянып, эпидемиологик ситуация шартларында без актив диалогны  саклап кала алырбыз дип ышанам. Бу үзенчәлекле эш форматы безнең мөнәсәбәтләрнең дустанә һәм партнерлык характерын ассызыклый. Ляочэн һәм Яр Чаллы шәһәренең уртак яклары күп. Чаллы – көчле сәнәгать, үсеш алган инфраструктура, эш һәм гражданнар тормышы өчен уңайлы шартлар булган заманча шәһәр. Яңа килешү халыкара кооперациянең яңа мөмкинлекләрен дә ача. Тигезлек принципларына нигезләнгән стратегик партнерлык төрле юнәлешләр буенча уртак эштә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк», - дип нәтиҗә ясады шәһәр мэры. 
Ляочэн – Кытайның Шаньдун провинциясенең көнбатышында урнашкан эре шәһәр. Исеме «Ляохэ елгасындагы шәһәр» дигәнне аңлата. Ул – эре сәнәгать һәм икътисадый үзәк, анда бүген якынча 6 млн кеше яши.
Ляочэн шәһәре 6 нчы гасырда төзелгән ясалма су юлы аркасында халык тарафыннан «Су шәһәре» дигән исем ала.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: камаз килешү проект предприятие