Чаллы һәм Түбән Каманы урап уза торган М7 кисемен төзү өчен 150 кишәрлек алыначак
Яңалыклар тасмасы

Чаллы һәм Түбән Каманы урап уза торган М7 кисемен төзү өчен 150 кишәрлек алыначак

150 кишәрлекнең 67се — Түбән Кама районында, 55е — Тукай, 28е Зәй районында урнашкан

Чаллы һәм Түбән Каманы урап үтеп, М7 трассасы участогын төзү өчен Татарстанда 150 җир кишәрлеге резервланган. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

150 кишәрлекнең 67се — Түбән Кама районында, 55е — Тукай, 28е Зәй районында урнашкан.

Төзелеш-монтаж эшләре проектны тормышка ашыруның икенче этабы буенча 26+800 км - 55+300 км участогында башкарылачак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев