Чаллы мэры корбан итен интернат-йортка тапшырачак
Шәһәр җитәкчесе бәйрәм намазында катнашачак
Бүген, Корбан бәйрәме көнне, иртәнге сәгать 5тә, Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең бер мәчетендә күмәк намазда катнашачак.
Бәйрәм намазыннан соң шәһәр башлыгы Сидоровка бистәсендә урнашкан корбан чалу урынына барачак. Мэр исеменнән чалынган тәкәне картлар һәм инвалидлар интернат-йортына тапшырачаклар.
Искәртәбез, Наил Мәһдиев өчен хәйриячелек буш аваз түгел. Элек ул Җәмигъ мәчете төзелешенә миллион сум акча биргән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев