Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Президенттан нәрсә сорады?

«Олимпийский» спорт комплексын 2023 елга капиталь ремонтлау программасына кертергә кирәк.

Шәһәрдә халык санын арттыру – мөһим мәсьәләләрнең берсе. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,4% кына булса да, бүгенге көндә предприятие һәм оешмаларга хезмәткәрләр җитми. Мэр Наил Мәһдиев әйтүенчә, бу мәсьәләне хәл итү өчен  яшьләрне читкә җибәрмәскә кирәк. Моның өчен аларның ялын да тиешле дәрәҗәдә оештыру зарур.  «Орион», «Заман» яшьләр үзәкләрен ремонтларга кирәк. Мэр шулай ук Президенттан «Олимпийский» спорт комплексын 2023 елга капиталь ремонтлау программасына кертүдә ярдәм сорады. Чаллыда инженерлык челтәрләре дә тузган. Нәтиҗәдә җылылык һәм су челтәрләрендә аварияләр артканнан арта бара. 2020 елда алар – 269, 2021 елда  300дән арткан.

«Челтәрләрне ремонтлау буенча республика программасы кирәк», – диде ул президентка мөрәҗәгать итеп.

Тагын бер үтенеч: «Үсеш» сәнәгать паркының өченче чиратына финанс ярдәме кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл капиталь ремонт төзекләндерү яңа техника трасса