Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы моргында шок кичергән америкалы Вирджиния штатының җирләү йортыннан туры эфирга чыкты

Онлайн-трансляция оештыруны Чаллыда яшәүчеләр сораган булган.

Моннан 27 ел элек Америкага яшәргә күченеп киткән шәһәрдәшебез Чаллы моргында күргәннәре белән уртаклашты. Үги әтисе белән хушлашырга кайткан Вячеслав мәетләрне тапшыру йортында  тиешле шартлар булмаудан зарлана. Бездәге сервисны ул артта калган илләрнеке белән чагыштыра.

“Кечкенә генә залга күп кеше кереп тулган, теркәүчеләр кеше исемнәрен кычкырып, туганнарын чакыра. Шунда ук алъяпкыч япкан һәм перчатка кигән паталогоанатомнар йөри. Үги әтине регистратурада эшләүче хатын башыннан тотып борды да «сезнекеме?» дип сорады. Бу коточкыч хәл. Мәетләрне тапшыра торган платформа да югары урнашкан. Мәрхүмнәрне аннан алып, табутка салганда хәтта эчке киемнәре күренә. Моргта сигездән беренче яртыга кадәр басып тордым. Бинада бәдрәф тә, эскәмияләр дә юк. Мәйдан тәмәке төпчекләре белән тулган, газоннарда чүплек. Ватаным өчен оят, XXI гасырда шул дәрәҗәдә артка калганлык. АКШта мин моның бер процентын да күрмәдем», — ди ул.

Сүзләрен дәлилләп, Вячеслав шушы көннәрдә Америкадагы җирләү тәртибен туры эфирдан күрсәтте.  «Үзегездә әле, тагын да начаррактыр, сезнекен дә күрәсе килә дип шелтәләүчеләрнең үтенечен канәгатьләндерергә булдым”, - ди ул.

Шәһәрдәшебез Юна исемле танышын соңгы юлга озатуда катнаша. Хушлашу чарасы Вирджиния штатының җирләү йортында уза. Якты, иркен бинада килүчеләр өчен урындыклар куелган. Мәрхүмнең табуты зал уртасында тора, янында веноклар, чәчәкләр. Шунда ук рояль бар. Мәрасимне алып баручы җитәкли. Туганнары хушлашу сүзләрен микрофонга әйтә ала.

Аннары табутны катафалк зиратка алып китә. Анда да мәрхүмнең туганнары өчен урындыклар куйганнар. Кабер янында ясалма газон да җәелгән.

«Чокырга бетон тартма ясалган, табут шунда куела. Вирджиния штаты законнары буенча, табутны җиргә урнаштыру тыела. Чөнки зират шәһәр эчендә урнашкан. Кеше таркалганда зарарлы матдәләр грунт суларына чыгарга мөмкин. Америкалыларның күбесенең эчә торган су өчен скважинасы бар», — ди Вячеслав.

Туганнары, якыннары таралышкач, җирләү йорты хезмәткәрләре табутны бетон тартмага куеп ябалар һәм кабергә төшерәләр. Аннары аны трактор белән күмәләр, өстенә газон чирәме утырталар.

Чыганак: https://intertat.tatar/news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шок