Чаллы мөселманнары – беренче
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мөселманнары – беренче

Уфа урман техникумы спорт залында мөселманнарның волейбол буенча ярышлары узды.

Анда 6 команда, шул исәптән Чаллы, Түбән Кама мөселман спортчылары да катнашты. Беренчелек өчен көрәш киеренке барды. Чөнки командаларның барсы да яхшы әзерлек белән килгән иде. Нәтиҗәдә Чаллы командасы барлык көндәшләрне отты һәм ярыш кубогына ия  булды.

Волейбол ярышларын Чаллы мәчетләре командалары арасында да уздырырга ният ителә.

   Рәсемдә: Чаллы мөхтәсибәтенең спорт эшләре өчен җаваплысы, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы Хафиз Вәлиев ярыш кубогы белән.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев