Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы музее "Ярты гасыр Камаз белән бергә. Бөек Россия" күргәзмә проектын тәкъдим итәчәк

Чаллының Тарихи-туган якны өйрәнү музее муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү, "Ярты гасыр Камаз белән бергә.

Чаллының Тарихи-туган якны өйрәнү музее муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү, "Ярты гасыр Камаз белән бергә. Бөек Россия" күргәзмә проектын тормышка ашыру өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын отты. Проектның авторы-музей директоры Юлия Капитова. 

"Ярты гасыр Камаз белән бергә. Бөек Россия" күргәзмәсе илебез автосәнәгате үткәнен һәм бүгенгесен популярлаштыруга юнәлдерелгән. Проектта "КАМАЗ-мастер" спорт командасына багышланган бүлек аерым блокны алачак. Проект кысаларында күчмә күргәзмә оештыру планлаштырыла, ул Татарстан Республикасы, шулай ук Казахстан музей үзәкләрен үз эченә алачак.

1969 елда Совет хөкүмәте гаять зур Автозавод төзү өчен Яр Чаллыны сайлады. Шәһәргә 85 өлкә һәм Советлар Союзының эре шәһәрләреннән белгечләр һәм эшчеләр җыелды. 2018 ел ахырына КАМАЗ оешмалары төркеме Россия, БДБ һәм ерак чит илләрдә урнашкан 80нән артык оешманы үз эченә ала.

 

 

 

 

http://nabchelny.ru/news/38796

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев