Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы оешмаларында һәм предприятиеләрендә хезмәтне саклау нормаларын тикшерәләр

Яр Чаллыда "РИЗЫК" һәм "ВеландТрак" оешмаларында хезмәтне саклау буенча Координация советының күчмә утырышы узды.

Чарада Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре һәм хезмәтне саклау буенча Координация советы әгъзалары катнашты. Предприятиедә производство травматизмы торышы турында әлеге оешма җитәкчеләре хисап тотты.
Башкарма комитет каршындагы хезмәтне саклау буенча Координация советы карары белән җитәкчеләргә барлык эшчеләрнең хезмәтне саклау буенча планнан тыш инструктаж үткәрергә, эш урыннарында хезмәт шартларының торышын һәм хезмәткәрләр тарафыннан хезмәтне саклау буенча инструкцияләр таләпләрен үтәүне контрольдә тотарга, 28 эш урынына планнан тыш махсус бәя ясарга, башлангыч медицина һәм психиатрия тикшерүе узганнарны эшкә алырга тәкъдим ителде. Моннан тыш, оешма хезмәткәрләре белән инструктаж үткәрү сыйфатын һәм хезмәтне саклау буенча укыту дәрәҗәсен күтәрү турында сүз алып барылды.

 

http://nabchelny.ru/news/35795

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев