Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы предприятиесендә гүзәл затларга – чәчәк һәм бүләк, аналарга һәм тол хатыннарга акча да биргәннәр

Гаиләле хатыннарга һәм толларга – 5000әр сум, аналарга һәр балага (яше мөһим түгел) 5000әр сум акча түләргә карар кылган.

8 март халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, «Татпроф» компаниясендә ел саен гүзәл затларга үзенчәлекле бүләк әзерлиләр.  Аларны эшкә килгәндә чәчәк бәйләмнәре белән каршылыйлар. Төшке аш вакытында исә бәйрәм программасы тәкъдим ителә. Аның кысаларында матур җырлар яңгырый, ихлас теләкләр әйтелә һәм бәйгеләр оештырыла.

Икенче ел рәттән биредә коймак пешерү, төймә тагу буенча ярышлар узды. Җиңүчеләргә косметика супер-маркетларына сертификат бүләк ителде. Мастер класста исә гүзәл затлар гаилә учагын саклый торган әйберләр ясарга өйрәнәләр. «Быел без язның беренче бәйрәмен зур коллективыбызда үзенчәлекле итеп үткәрдек. Бу юлы гаилә кыйммәтләренә, бала тәрбияләүче әниләргә  игътибарны арттырырга булдык. Рәсми рәвештә никахта торган, балалы хатын-кызларга өстәмә бүләкләр бирәбез», – ди компаниянең генераль директоры Сергей Рачков.

Компания җитәкчелеге рәсми рәвештә никахта яшәүче гаиләле хатыннарга һәм толларга – 5000әр сум, аналарга һәр балага (яше мөһим түгел) 5000әр сум акча түләргә карар кылган. Бәйрәм бүләгенә 2 млн сумнан артык акча тотылган.

Фотолар предприятиедән алынды

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәмгә әзерлек балалар компенсация