Яңалыклар тасмасы

Чаллы Сабантуена 100 меңгә якын кеше килде

р Чаллыда Сабантуеның кичке программасын карарга Мәйданда меңләгән чаллылылар һәм шәһәр кунаклары җыела. Быелгы бәйрәм концерты "Күңел" радиостанциясе тарафыннан оештырылды. Анда 100 меңгә якын кеше килде.

Кичә кунаклары-Яр Чаллы шәһәренең һәм Татарстан Республикасының популяр җырчылары: Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар, "Казан егетләре" төркеме, Вадим Захаров, Илнур Коләхмәтов, Илсөя Бәдретдинова, Фирдүс Тямаев һәм Гүзәл Уразова. Артистлар, барысы да инде яратып өлгергән хитларны башкардылар, ә тамашачылар аларга кушылып җырладылар.
Сабантуе кичәсе искиткеч салют белән тәмамланды.

 

http://nabchelny.ru/news/36902

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев