Чаллы спортчылары алда бара
Яңалыклар тасмасы

Чаллы спортчылары алда бара

Андрей Каргинов экипажы финишка беренче килде.

«Дакар» ралли-рейдының икенче этабында йөк машиналары арасында тагын Россия, Чаллының данлыклы «КАМАЗ-Мастер» командасы  спортчылары уңышка иреште. Андрей Каргинов экипажы финишка беренче килде. Юлның беренче өлешендә кичә Дмитрий Сотников экипажы алдан килгән иде.

«КАМАЗ-мастер» командасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, махсус участокның озынлыгы 338 километр тәшкил иткән. Каргинов экипажы аны 3 сәгать 52 минут 7 секунд эчендә үтте. 

Икенче булып килгән Сотников экипажы аннан — 38 секундка, «КАМАЗ»ның тагын бер вәкиле — Эдуард Николаев экипажы 2 минут 14 секундка калышты.

Согуд Гарәбстанында уза торган ярышларның гомуми зачетында Сотников экипажы әйдәп бара. Аннары Эдуард Николаев, икенче этап лидеры Андрей Каргинов һәм н Антон Шибалов экипажы.

Зөлфия ГАЛИМ

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


андрей каргинов КАМАЗ

Нет комментариев