Чаллы спортчылары җилкән спорты буенча ярышларда медальләр яуладылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллы спортчылары җилкән спорты буенча ярышларда медальләр яуладылар

Чаллы спортчылары Удмуртия Республикасында «Оптимист» яхт классында Воткинск Кубогына үткәрелгән җилкән спорты ярышларында катнаштылар.

Регатага Казан, Пермь, Яр Чаллы, Ижевск, Сарапулдан 8 яшьтән 15 яшькә кадәр 50дән артык яхтсмен килгән. Чаллының "Заря" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дүрт медаль яулады. «Оптимист» классында кызлар арасында Арина Хашимова 2 урынны алды. Кызлар арасында "Оптимист Кадет" классында Элина Әхмәтшина-икенче, Кира Клименко өченче булды. Егетләр арасында Виктор Синютин  җиңү яулады.

Спортчылар тренер Сергей Червяков кул астында шөгыльләнә.

 

http://nabchelny.ru/news/37718

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев