Яңалыклар тасмасы

Чаллы спортчысы чаңгы ярышы буенча дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады

Швейцариялдән Валерио Грондка Татарстан спортчысын нибары 0,41 секундка гына узып, беренче урын алган.

Чаллыдан Денис Филимонов дөнья чемпионатында беренчелекне бер секундтан да кимрәк вакытка оттырып, көмеш медаль яулады.

Бу көннәрдә Норвегиядә чаңгы ярышы буенча яшьләр арасында дөнья чемпионаты уза. Ир-атлар арасында Чаллыдан Денис Филимонов икенче урынны алган. 

Ул швейцарияле Валерио Грондка нибары 0,41 секундка гына оттырган. Норвегиядән Магнус Хаабрекке өченче урында.   

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


безнең кешеләр

Нет комментариев