Чаллы спортчысы Даниил Бондарь тхэквондо пхумсэ буенча Россия Чемпионатының һәм Беренчелегенең көмеш призеры булды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы спортчысы Даниил Бондарь тхэквондо пхумсэ буенча Россия Чемпионатының һәм Беренчелегенең көмеш призеры булды

Костромада 8-11 октябрьдә тхэквондо буенча Россия Чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Ярышларда Россия Федерациясенең 28 субъектыннан һәм 5 округыннан 400гә якын спортчы катнашты.

Бу - Россия Федерациясе территориясендә техник комплекс(пхумсэ) бүлегендә ВТФ тхэквондо буенча чемпионатлар һәм беренчелекләр тарихында  катнашучы төбәкләр һәм спортчылар саны буенча рекорд сан.
Чаллы егете Даниил Бондарь тхэквондо пхумсэ буенча икенче урынны яулады. Аның тренеры - Олег Гнеденков.

http://nabchelny.ru/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


спорт

Нет комментариев