Чаллы спортчысы тхэквандо буенча Халыкара турнирда җиңү яулады
973
0
Тренер Сергей Титкинда шөгыльләнүче Анна Казарновская турнирның икенче көнендә, 52 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә җиңүче булды.
Чаллы спортчысы Анна Казарновская Төркия Президенты Кубогына үткәрелгән G-2 Халыкара турнирында җиңү яулады. Бу хакта ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тхэквандочылар ярышы 7-12 февраль көннәрендә Төркиянең Анталия шәһәрендә узды.
«Тренер Сергей Титкинда шөгыльләнүче Анна Казарновская турнирның икенче көнендә, 52 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә җиңүче булды», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Әлеге үлчәү категориясендә Россия спортчылары аеруча зур уңышка иреште. Ростов вәкиле Анастасия Космычева – көмеш, Липецкидан Ирина Мещерякова һәм Чиләбедән Анна Гыйльманова бронза медальләргә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев