Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ташчылары бригадасы мәчет төзелешенә 100 мең сум акча хәйрия итте

Бу көннәрдә "Җәмигъ" мәчете төзелеш эшләренең мөһим этабы - тышкы диварларга кирпеч салу эшләре тәмамланып килә. Аларның гомуми күләме 2170 кубометр тәшкил итә.

Бу эшләрнең төп өлешен Эльдар Усманов бригадасы башкарган. Бригада составында 15 кеше.  Бригадада ташчылар гына түгел, түбә һәм бетон эшләр буенча белгечләр дә хезмәт куя. Эшчеләр "Җәмигъ" мәчете төзелешенә үз өлешләрен керткәннәр, 100 мең сум акча хәйрия итеп тапшырганнар. 

Әйтергә кирәк, мәчет бары тик иганә итеп биргән акчага гына төзелә.Хәйриячеләр арасында шәһәр Советы депутатлары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шулай ук битараф булмаган бихисап кешеләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев