Чаллы театры да бүләксез калмады
Чаллы татар дәүләт драма театры коллективы исә шәһәрдә уникаль мультимәдәни кластер оештырган өчен хакимиятнең һәм ТР яшьләр эшләре министрлыгының махсус призларына ия булды.
Бүләкне театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов алды.
Драма артисты Рәзил Фәхретдинов – Дамир Сираҗиев исемендәге иҗтимагый премиясенә, «Мастеровые» театры артисты Александр Петрова республика театр әһелләре берлегенең махсус призына лаек булды.
Театр сезонында ирешкән унышлар өчен MON театраль мәйданчыгы кураторы, шагыйрә Йолдыз Миннуллинага да «Тантана» премиясе тапшырылды. Ул үзенең җавап сүзен татарча гына әйтте. Алып баручы Илнур Гомәровтан аны урысчага тәрҗемә итүен сорады. «Кайчакта шундый халәт була, аңлатырга төгәл сүз эзлисең. Безнең «Морфемалар» спектакле шушы халәт белән бәйле. Үзебезне аңлатырга, бер-беребезне аңларга төгәл сүзләр таба алсак иде», – диде ул залдагыларга мөрәҗәгать итеп.
Чаллы татар дәүләт драма театры «Тантана» премиясен тапшыру тантанасын оешкан төстә уздырды. Кунаклар театрыбызны яратып, рәхмәт әйтеп, туган якларына таралыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев