Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театры артистлары Минзәләдән җиңү белән кайтты

«Беренче һәм икенче урынны яулаган командалар, Казанда зона турнирында җиңгән төркемнәр белән 18 июнь көнне театраль Сабантуйда призлы урыннар өчен көч сынашачак.

Мәгълүм булганча ел саен республика театрлары арасында театраль сабантуй оештырыла. Быел ул 18 июндә Минзәлә шәһәрендә үтәчәк.

Театр артистлары сабан туе бик күңелле уза. Анда артистлар һөнәри осталыкларын күрсәтеп кенә калмыйлар, спорт ярышларында да үзләрен сыныйлар. Быелгы бәйрәмдә волейбол буенча да ярышлар була. Шуңа әзерлек максатыннан ярышлар башланды инде. Кичә, мисал өчен, зона ярышлары булды. Анда  Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт драма театры, Сабир Өметбаев исемендәге  Минзәлә татар дәүләт драма театры, Туфан Миннуллин исемендәге  Түбән Кама театры һәм Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары катнашты. 4 сәгать дәвамында кызу ярыш барды. Нәтиҗәдә Чаллы театры беренче урынны яулады,  икенче  урында – Әлмәт, 3 урында – Минзәлә, ә 4 урында Түбән Кама театрлары. 

«Беренче һәм икенче урынны яулаган командалар, Казанда зона турнирында җиңгән төркемнәр белән 18 июнь көнне театраль Сабантуйда призлы урыннар өчен көч сынашачак», – дип хәбәр итте артист Марсель Мөсәвиров. Волейболда җиңү шатлыгы китергән команда составында Марсель Мөсәвиров, Эдуард Латыйпов, Рәзил Фәхретдинов, Руслан Әюпов, Рәсим Хафизов, Салават Нургалиев һәм Айнур Фәхретдинов уйнады. Егетләргә киләчәктә дә уңышлар телибез.

Зөлфия Галим

Дилфас Галиев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр