Чаллы укучылары проектлар төзиләр
Бүген һәм иртәгә Яр Чаллының гомуми белем бирү мәктәпләре укучыларына шәхсән яки төркем проекты ясау тәкъдим ителде.
Яклау һәм бәяләү ял көннәреннән соң булачак. Проект эшчәнлегендә 1-11 сыйныф укучылары җомга һәм шимбә көннәрендә катнаша.
Берничә уку фәнен берләштерергә мөмкин, мәсәлән, физика/астрономия.
«Адымнар Чаллы» полилингваль гимназиясе укучылары шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараена «Җиңүгә юл» музеена юл тоттылар, шуннан соң аларга проект эше ясарга кирәк булачак.
«Җиңүгә юл» хәрби-тарихи музей 1 нче Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты йорты каршында 1991 елда оештырыла һәм шул вакыт эчендә фотохроника, демилитаризацияләнгән корал, көнкүреш детальләре белән тулыландырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев