Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучылары "РИАТ" предприятиесендә экскурсиядә булдылар

14 марттан 16 мартка кадәр Чаллыда «Танышыгыз-профессионаллар!» һөнәри юнәлеш бирүче проект узды. Анда 22 нче мәктәпнең 8 «В» сыйныф укучылары катнашты.

Катнашучылар өчен «Һөнәр формуласы» лекциясе, предприятиегә экскурсия һәм «Һөнәргә бер адым» һөнәри юнәлеш бирү уены оештырылды.

Укучыларга "РИАТ" предприятиесенә бару оештырылды. Аларга әзерләү-штамплау цехын, автомобиль җыю участогын, эретеп ябыштыру участогын, утыргычлар җыю участогын, пластик эшкәртү цехын, полиуретаннан эшләнмәләр салу участогын һәм тегү цехын күрсәттеләр. Шулай ук укучылар һөнәрләр, эш шартлары һәм хезмәткәрләрнең квалификациясе турында да белделәр.

Икенче көнне «Заман» яшьләр үзәге белгечләре «Һөнәргә бер адым» дигән кызыклы уен үткәрделәр, анда балалар экскурсияләрдә алган белемнәрен искә төшерделәр һәм беркеттеләр. Шулай ук укучылар Кама дәүләт автомеханика техникумы студенты белән очраштылар, ул аларны әлеге мәгариф учреждениесендә белем ала торган программалар һәм һөнәрләр белән таныштырды.

Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Дуслык» командасы яулады, икенче урынга «Земляника» командасы лаек булды, өченче урында – «Космос» командасы.

Укучылар өчен мондый экскурсияләр ай саен үткәрелә.

Һөнәри юнәлеш бирү проектында катнашу өчен "Заман" яшьләр үзәгенә 57-08-70 телефоны буенча гариза калдырырга кирәк.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы