Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучылары үзләрен наркополицейскийлар ролендә сынап карады

«Крылатый» сәламәтләндерү лагере базасында уңышлы тормышка ашырыла торган «ЮНАРМИЯ» һәм «Тормыш әлифбасы» шәһәр профильле сменаларында тәрбияләнүчеләр «Киләчәккә юл» наркотикларга каршы квестта катнаштылар.

«Крылатый» сәламәтләндерү лагере базасында уңышлы тормышка ашырыла торган «ЮНАРМИЯ» һәм «Тормыш әлифбасы» шәһәр профильле сменаларында тәрбияләнүчеләр «Киләчәккә юл» наркотикларга каршы квестта катнаштылар. Чара «Подросток» яшүсмерләр-яшьләр клубы үзәге һәм Россия Эчке эшләр министрлыгы Чаллы шәһәре буенча идарәсенең Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге тарафыннан ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында узды.

Катнашучылар алты командага бүленеп төрле этаплар уздылар. Аларны уңышлы үтеп, балалар үзләрендә наркополицейский ролендә сынап карадылар. Балаларга уен формасында наркоманиягә карата үз карашларын белдерү мөмкинлеге бирелде.

 

 

Уен нәтиҗәләре буенча отрядлар дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде.

 

 

 

 

http://nabchelny.ru/news/37353

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев