Чаллы янында янгын котырды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы янында янгын котырды

Бүген Чаллының Кама бистәсе янындагы бушлыкта зур гына мәйданда янгын чыкты.

Коры үләнгә кемдер ут төрткәнме, әллә тәмәке төпчегеннән кабынып киткәнме, янгын зур мәйданны чолгап алды. Якын гына урнашкан иске автомобильләрдән җыелган запсчастьләр базасына килеп җитә язды. Янгын булган җирдән ерак түгел "Рассвет" бакчачылык ширкәте урнашкан, әгәр җил юнәлешен үзгәртсә, ялкынның шунда күчүе бар иде. Янгынчылар тырышлыгы белән ут тиз арада сүндерелде.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


01 пожар огонь мчс

Нет комментариев