Чаллы янындагы бакчачылык ширкатендә 12 яшьлек кызның мәетен таптылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллы янындагы бакчачылык ширкатендә 12 яшьлек кызның мәетен таптылар

Хәзерге вакытта әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклыйлар.

Фаҗига Чаллы янындагы "Усадьба-3" бакчачылык ширкатендә булган. Бер шәхси йортта 12 яшьлек кызның мәетенә әнисе тап булган. Әлеге кыз Чаллының бер мәктәбендә укый торган булган. 

Тикшерүчеләрнең беренчел фаразлары буенча, бала үз-үзенә кул салган. Хәзерге вакытта әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклыйлар. 

Фото: https://pixabay.com/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


фаҗига

Нет комментариев