Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ярминкәләрендәге товарлар сыйфатлы да, бәясе дә кулай

Шимбә көнне шәһәребезнең өч урынында: «Южный» агросәнәгать паркында, ГЭС бистәсенең «Төзүчеләр» стадионы каршында һәм Ипподромда авыл хуҗалыгы ярминкәләре булды.

Ярминкә мәйданчыкларында иртәнге сәгать алтыдан ук фермерлар җитештергән продукцияне сатып алырга мөмкин иде. Ит, балык, сөт продуктлары, яшелчә, ярма – барысы да кулай бәядән. Соңгы атналарда күпләрдә ихтыяҗ тудырган шикәр комын да үтемле хакка – килограммын 60 сумнан тәкъдим иттеләр. Дөрес, аны күпме теләсәң, шуның кадәр алып булмый. Актаныштан килгән кооператор бер кешегә – 5 килограмм, Чаллының сәүдә базасы бер кулга 3 килограмм исәбеннән генә сатты. 

ТР Авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә: «Татарстанда, Казаннан тыш, шикәр комына бәйле ыгы-зыгы бетте. Кибетләрдә шикәр комы да, тоз да бар», – дип хәбәр иткән иде. Ләкин киштәләрдә бу продуктлар барлыкка килсә дә, кызганычка каршы, бәясе генә элеккеге хәленә кайтмады. 

Ярминкәдә ит күп иде. «Мин Актаныштан килгән ханымнан сыер ите алам. Ите бик тәмле. Бүген тагын килдем әле», – диде Яңа шәһәрнең 2нче бистәсендә яшәүче Нәкыя ханым. 

Бәяләре дә алай «тешләми». Ботлап алган очракта сыер итенең килограммы – 450 сум, кабырга өлешенең килограммы – 420 сум. Күркә итенең килограммын 380 сумнан саттылар. Мөслим каймагының 100 граммы – 200 сум. Балның 3 литры 1200 сумнан башлана, 350 сумга суган орлыгы да алырга мөмкин.

16 апрельдә шул ук урыннарда авыл хуҗалыгы ярминкәләре тагын була. Сәүдә нокталарына, базарга караганда очсызрак бәядән сыйфатлы, тәмле ризыклар алып калыгыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев