Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы яшьләре интеллектуаль уенда көч сынашты

16 эшче яшьләр командасы «Сделать хоть раз что-нибудь не так» дигән исем астында 2021 елны йомгаклау интеллектуаль уенында катнашты.

Катнашучылар өчен «Кешеләр», «Кешеләр түгел», «Бурдыдан сораулар» һәм «Интеллектуаль клуб җитәкчесе Рәзилә Кузнецовадан сораулар» дигән дүрт темага сораулар әзерләделәр.«Что? Где? Когда?» интеллектуаль уеннарында катнашучы, өч тапкыр «Бәллүр ябалак» һәм «Бриллиант ябалак» иясе, 2008 елда интеллектуаль клубта кунакта булган Борис Бурданың сораулары иң кызыклы булып чыкты.
Еш кына уеннарның лидеры булган командага «Вассерман» битлекләрен, ә тамакларын ялгарга яраткан командага зур чынаяк бүләк иттеләр.
Узып баручы елның йомгаклау уенында Droogi командасы җиңүче булды, икенче урында – «КАМАЗ» ААҖның Фәнни-техник үзәгенең «Феникс» командасы, өченче урында – «Русские горки» Пресса-рама заводы командасы.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр