Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы яшьләре шәһәрне кардан чистарта

Үзәк районының җәмәгать киңлекләрен чистартуга югары уку йортлары студентлары һәм гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары үз өлешләрен кертә.

35 нче урта мәктәпнең укучылары, Чаллы медицина көллияте, Чаллы политехника көллияте, Чаллы технология техникумы, КИУның Чаллы филиалы студентлары Азатлык мәйданын, Гренада паркын, Энтузиастлар һәм Октябрьнең 60 еллыгы бульварларын кардан чистарту эшләрендә катнашалар.

Автозавод районында кар көртләре белән көрәшкә 15 һәм 28 нче мәктәп укучылары, В.Д. Поташов исемендәге техник колледж студентлары чыкты.

Яшьләр районның иҗтимагый киңлекләрен – Җиңү паркын, Шишкин һәм Яшь Ленинчылар бульварларын кардан чистарттылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы