Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы юллары ешрак дезинфекцияләнә һәм чистартыла башлады (+видео)

Яр Чаллыда шәһәр юлларын дезинфекцияләү ешлыгы артты. Бу коронавирус таралу буенча эпидемиягә каршы чараларны гамәлгә ашыру белән бәйле.

Әлеге төр чара шәһәрнең барлык проспектлары буенча оештырылган. Юлларда көн саен дезинфекция сыекчаларын сиптерү белән шөгыльләнүче тугыз берәмлек техника эшли. Быел яңа практика кулланылачак – юлларны өч автомобильдән торган колонна чистартачак.

 

"Техника тәүлек әйләнәсе диярлек эшли. Хлор сыекчасы су белән катнаштырылган, ул шәһәр территориясендә гражданнарның сәламәтлегенә һәм үсемлекләргә зыян китерми торган концентрациядә кулланыла. Без тәүлек дәвамында уртача өч проспектны эшкәртергә өлгерәбез. Бу эш шактый катлаулы, чөнки билгеле бер тизлек режимын үтәү таләп ителә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәрне без гел юдыртып торабыз. Ә хәзерге вакытта дезинфекцияләүгә игътибар бирелә", - дип аңлатты Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.

Шулай ук тукталыш павильоннары, җир асты кичүләре, шәһәрнең җәмәгать транспорты да санитар эшкәртелә.

 

 

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев