Чаллы юлында машина йөртүче хатын-кыз йоклап китеп, «КАМАЗ» белән бәрелешкән
Яңалыклар тасмасы

Чаллы юлында машина йөртүче хатын-кыз йоклап китеп, «КАМАЗ» белән бәрелешкән

Авыр йөк машинасы белән бәрелешү нәтиҗәсендә хатын-кызның кабыргалары сынган.

Кичә кич Чаллы-Сарман юлының беренче километрында юл һаләкәте булган.
«Лада» автомобиле белән идарә иткән 46 яшьлек хатын-кыз рульдә килеш йокыга китә. Машина каршы як полосага чыгып, зур тизлектә «КАМАЗ» үзбушаткычы белән бәрелешә.
Авыр йөк машинасын йөртүче бәрелешүне булдырмый калырга тырышып, машинаны юлдан читкә бора.
Юл-транспорт һаләкәте аркасында автоледи зыян күрә. Аның кабыргалары сынган, бәрелгән һәм тырналган урыннары да бар. 


машина авария дтп

Нет комментариев