Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 7 мең «акыллы» домофон куелачак

Әлеге проект шәһәрдәшләр өчен бушлай булачак.

Башкарма комитет белән Чаллы ЗУЭСы арасында төзелгән килешү нигезендә быел шәһәр йортларына 3,5 меңгә якын IP-домофон кую планлаштырыла. Әлеге проектны тормышка ашыруга 200 миллион сумнан артык инвестиция җәлеп ителә. Барлыгы 7 мең «акыллы» домофон панеле урнаштырылачак. Чаллы ЗУЭСы директоры  Илдар Нургалиев әйтүенчә, мондый домофон ярдәмендә берничә мәсьәләне хәл итеп була. Беренчедән, кулланучылар видеокамера архивын карый алачаклар, «Куркынычсыз шәһәр» программасы белән элемтә, икенчедән, ашыгыч хезмәт төймәсе бар, кешеләрне эчке эшләр министрлыгы базасына кереп карарга була.

«Шәһәрдән ачкыч» кушымтасы буенча түләүләр башкару, видеокүзәтү алып бару, идарә итү компанияләренә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге дә бар. Моннан тыш, өлкәннәрне мошенниклар ятьмәсеннән дә саклап калып була. Телефондагы кушымтадан өлкән яшьтәге әти-әниләргә кем шалтыратканын, кем кергәнен карарга мөмкин. Домофоннарны һәм цифрлы платформаны яңартырга 2-3 ел вакыт кирәк. Әлеге проект шәһәрдәшләр өчен бушлай булачак.

Зөлфия ФОАТОВА.

Фото шәһәр сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акыллы домофон элемтә куркынычсызлык инвестиция