Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда алтын кибетен талаучыларны каты режимлы колониягә озаттылар

Ирләр бу адымга әниләренә бүләк ясау өчен барганнар имеш.

Шәһәрдә «Алмаз-Холдинг» ювелир әйберләре кибетеннән 2,8 млн. сумлык бизәнү әйберләре алып чыккан Самара кешеләренә карата суд карары чыгардылар. Ике ирне дә өч елга каты режимлы колониягә озаттылар. Мәгълүм булганча, җинаять узган елның 18 сентябрендә кылынды. Ике ир иртәнге сәгать 3-4 тирәсендә ишекне кадак суыткыч белән ватып кибеткә керәләр. Витриналарны ваталар. Бу эшләргә 6 минутка якын вакыт китә.  Ирләр бу адымга әниләренә бүләк ясау өчен барганнар имеш.

Күзәтү камералары буенча полиция хезмәткәрләре  ак төстәге шикле Ford. Автомобилен Чирмешән районында тоткарлыйлар. Машинада берничә тапкыр хөкем ителгән 29 һәм 30 яшьлек Самара кешеләре була. Аларның берсе федераль эзләүдә булган. Урланган әйберләр алынган.

Зөлфия Исләйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 02 увд мвд полиция